Онлайн трансляция

Свернуть

Кемерово өлкәсендә яңа мәчет ачылды

Кемерово өлкәсендә яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2022, 11:55

354

0

Кемерово өлкәсендә яңа мәчет ачылды
25 сентябрь Кемерово өлкәсе Кышлау авылында яңа мәчет эшли башлаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана вакытында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән активистларга бүләкләр тапшырылган, мәчет комплексы буйлап экскурсия оештырылган. Чара бәйрәм ашы белән төгәлләнгән.

2012 елда Кышлау авылында җирле мөселман оешмасы теркәлгән. 2013 елда мәчет төзүгә керешкәннәр. Аны төзүдә авыл кешеләре, Юрга шәһәре һәм район халкы, күрше шәһәрләрдә яшәүчеләр булышкан.

Фото: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров