Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районында "Рауза" исемле яңа мәчет ачылды

Казанның Совет районында "Рауза" исемле яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2022, 15:40

293

0

Мәчет 300 ир-атны һәм 75 хатын-кызны сыйдыра ала.

Казанның Совет районында "Рауза" исемле яңа мәчет ачылды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Рауза» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Яңа мәчет Сеченов ур., 21 йортта урнашкан.

Кунаклар мәчетне карадылар, көндезге намазда катнаштылар. Чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

"Рауза" мәчете - ике манаралы ике катлы кирпеч бина, подвалы бар. Объектның гомуми мәйданы 1,4 мең кв. м. Ирләр өчен гыйбадәт залы 300 кешегә, хатын-кызлар өчен балкон 75 кешегә исәпләнгән.

Фото: president.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров