Онлайн трансляция

Свернуть

Мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 1,3 млн сум җыелган

Мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 1,3 млн сум җыелган

https://tnv.ru

04 Октябрь 2022, 10:11

627

0

Акча җыю әле дә дәвам итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан ителгәннән соң бер атна эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына 1 300 000 сум акча килгән.

Акция кысаларында беренче чиратта хәләл азык-төлек сатып алыначак һәм җибәреләчәк: болар – тушенка, казылык, армия өчен коры паеклар, шулай ук термокием, йон оекбашлар, аптечка, перчаткалар. Акча җыю һәм солдатлар өчен кирәк-ярак әйберләрне алу дәвам итә. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала.

Акча күчерү өчен реквизитларны Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте сайтында таба аласыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар