https://tnv.ru
05 Октябрь 2022, 10:26
151
0

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләргә 14,5 тонна гошер сәдакасы таратты, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте. Азык-төлек җыюда республиканың Алексеевск, Арча, Әлки, Әтнә, Балтач, Питрәч һәм Чирмешән районнары мөхтәсибәтләре катнашкан.
Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча хәйрия кампаниясе әле дә дәвам итә. ТР мәчетләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш, мәсәлән, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма һәм слива алып килергә мөмкин. Аннары продуктлар хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына яки турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә таратыла. Ярдәм күрсәтү өчен яки киресенчә алу өчен +7(843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бүгенге көндә «Зәкят» хәйрия фондының мохтаҗлар реестрында 1 меңнән артык гаилә исәпләнә. Алар арасында аз керемле, күп балалы, тулы булмаган һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр бар.
ТР Диния нәзарәте мохтаҗлар өчен азык-төлек җыюны ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә 2017 елдан бирле үткәрә. Беренче елны 160 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш җыелган. 2018 елда җыелган азык-төлек продуктлары күләме 600 тонна тәшкил иткән, 2019 елда – 1109,5 тонна, 2020 елда – 1000 тонна, 2021 елда – 577,33 тонна.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0