Онлайн трансляция

Свернуть

Аноним хәйриячеләр Чаллыда "Җәмигъ" мәчете төзелешенә 30 миллион сум күчергәннәр

Аноним хәйриячеләр Чаллыда "Җәмигъ" мәчете төзелешенә 30 миллион сум күчергәннәр

https://tnv.ru

07 Октябрь 2022, 14:41

165

0

Аноним хәйриячеләр Чаллыда "Җәмигъ" мәчете төзелешенә 30 миллион сум күчергәннәр
Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтә торган фонд агымдагы елның өченче кварталы өчен финанс хисабын урнаштырган. Өч ай эчендә 45 миллион сум акча җыелган, шул ук вакытта аның 30 миллион сумын исемен күрсәтергә теләмәгән хәйриячеләр биргән, дип яза «Челнинские известия» басмасы.

Моннан тыш, «МЕД+» күп профильле медицина үзәге компаниясе 5 миллион сум акча күчергән, 2 миллион сум «КАМА» көнчыгыш-сәнәгать компаниясеннән килгән. Шәхси кертемнәр арасында иң күп акчаны Алик Алероев (2 миллион сум), Азат Габдуллин (1 миллион сум) күчергән.

Җыелган 34,3 миллион сум акча подрядчы, проектчы оешмалар хезмәтләре өчен түләүгә, төзелеш материаллары сатып алуга тотылган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына акчаларның нәрсәгә тотылачагы билгеле булган. Акчалар диаметры 19 метрлы бер зур гөмбәз һәм уртача зурлыктагы (диаметры 9 метр) ике гөмбәз төзүгә тотылачак. Манараларны да тәмамларга кирәк, моның өчен 600 куб бетон китәчәк. Бу эшләргә 55 миллион сум акча кирәк. Манаралар һәм гөмбәзләр бик биек, шуңа күрә мәчет янында кран эшли.

Фото: "Татар-информ"




Алабугада яшәүче пенсионер Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 500 мең сум акча күчергән

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров