Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Коръәнне дөрес уку һәм азан әйтү буенча курслар башланды

Казанда Коръәнне дөрес уку һәм азан әйтү буенча курслар башланды

https://tnv.ru

11 Октябрь 2022, 09:49

75

0

Курслар Галиев мәчетендә бара.

Казанда Коръәнне дөрес уку һәм азан әйтү буенча курслар башланды
Кичә Казанда татар мәкаме буенча Коръән уку һәм азан әйтү курслары башланды. Дәресләрне Төркиядән махсус чакырылган мөгаллим, Дин эшләре министрлыгының Коръән уку һәм азан әйтүдә хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Усман Алаҗа алып бара, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Беренче кереш дәрестә мәкамнәрнең төре, формасы, төп үзенчәлекләре өйрәнелгән. Али Усман Алаҗа татар азаннарын, халык көйләрен тыңлап, мәкамнәрне аеру буенча практик күнегүләр үткәргән. Остаз дәрес барышында татар мәкаменә хас төп үзенчәлекләрне аерып күрсәткән һәм дәрестә катнашучылар аның белән бергәлектә азан әйтү, Коръән аятьләре уку буенча күнекмәләр алган.

Дәресләр Галиев мәчетендә 13 октябрьгә кадәр һәр көнне 18:00 сәгатьтә узачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров