Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин докторлык диссертациясен яклады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин докторлык диссертациясен яклады

https://tnv.ru

11 Октябрь 2022, 13:58

70

0

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин докторлык диссертациясен яклады
Бүген Болгар ислам академиясендә докторлык диссертацияләрен яклау чарасы узган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диссертация “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” темасына язылган.  Фәнни тикшеренү хәзерге заманның танылган мөселман галимнәреннән саналган рецензентлар тарафыннан өйрәнелгән.

Үзенең докторлык диссертациясендә Камил хәзрәт башка мөселман халыклары арасында Коръәнне бастыруда татарларның беренче рольдә  булуына өчен дәлилләр китерә, шулай ук, татарлар башка мөселман халыклары арасында беренчеләрдән булып, аны 1803 елда текстның консонант нигезен исәпкә алып бастырганнар, ә 1848 елда Казанда декламациянең ун кануни системасы күрсәтелгән Коръән дөнья күрә. Консонант нигезле текстта Коръәнне бастыру эшендә ныклап калыплашуда Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев зур өлеш кертте.

Шулай итеп, Камил хәзрәтнең диссертациясе XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән фәннәренә, аерым алганда, Коръән графикасы һәм язылышы бүлекләренә, аны уку ысулларына, шулай ук тәфсир кылу мәсьәләләрен яктыртуга зур өлеш кертүләре турындагы күзаллауларны киңәйтә һәм конкретлаштыра.

Диссертациянең төп эчтәлеге Камил хәзрәтнең гарәп һәм рус телле фәнни басмаларда басылган мәкаләләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрнең йомгаклары буенча нәшер ителгән җыентыкларда чагылыш таба. Әлеге мәкаләләрдә ул гарәп язмасы барлыкка килү һәм мүсхәфнең язылышы, Коръәннең Мәдинә басмасы (1985) һәм Коръәннең Казан басмасындагы (1803) аермалар, кайбер сүзләрдә әлифнең булуы яки булмавы, “Казан басма”сын бастыруның тарихи һәм хәзерге актуаль проблемалары һ.б. кебек темаларны ачты.

Камил хәзрәтнең фәнни эшен өйрәнгәннән соң, аның чыгышын һәм сорауларга җавапларын тыңлаганнан соң, диссертацион совет тарафыннан аңа “Коръән белеме” белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү хакында карар чыгарыла. Котлыйбыз!

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров