Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Кирмәнендә VIII гасыр кулъязмасы нигезендә эшләнгән көмеш Коръән тәкъдим итәчәкләр

Казан Кирмәнендә VIII гасыр кулъязмасы нигезендә эшләнгән көмеш Коръән тәкъдим итәчәкләр

https://tnv.ru

17 Октябрь 2022, 11:39

99

0

Казан Кирмәнендә VIII гасыр кулъязмасы нигезендә эшләнгән көмеш Коръән тәкъдим итәчәкләр
Иртәгә, 18 октябрьдә, Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә югары пробалы көмештән ясалган һәм 162 биттән торган «Госман Коръәне» VIII гасыр кулъязмасының төгәл күчермәсе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Көмеш Коръән» – ислам традициясендә сәнгать предметы, ул Россиядә генә түгел, Казахстанда, Үзбәкстанда, Катарда һәм башка илләрдә дә саклана. Китап Россиянең ислам динен тотучы һәм аның кыйммәтләрен дәвам итүче халыкларга хөрмәт йөзеннән чыгарылган. «Көмеш Коръән»дә мәңгелек текст затлы материалда тупланган һәм Россия зәркәнчеләренең осталык үрнәге булып тора.

Күргәзмә 14:00 сәгатьтә ачылачак һәм бу ел ахырына кадәр эшләячәк. Экспозиция ачылган көнне – керү бушлай, калган көннәрдә күргәзмәне билетлар буенча.

Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров