Онлайн трансляция

Свернуть

Чирмешән районында яңа мәчет ачылды

Чирмешән районында яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

18 Октябрь 2022, 10:37

71

0

Чирмешән районында яңа мәчет ачылды
Узган ял көннәрендә Татарстанның Чирмешән районында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында иске мәчет урынында яңа мәчет салынган. Авылда яшәүчеләр һәм иганәчеләрнең тырышлыгы белән яңа мәчет бинасы төзелгән. Гыйбадәт йортына “Әкълимә” исеме бирелде. Мәчет төзелеше моннан дүрт элек башлана. Бинаны Чирмешән ягыннан авылга керүче юл уңаенда, революциягә кадәр авылда эшләгән элекке мәчет урынында төзеделәр. Аны сафка бастыруда шушы авылда яшәгән мәрхүм Әкълимә апаның уллары – Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар зур өлеш кертә.

Мәченең беренче катында зур гыйбадәт залы, подвал өлешендә укулар, мәҗлесләр үткәрү өчен бүлмәләр, тәһарәтханә бар. Чирмешән мөхтәсибәтендә хәзерге вакытта 23 мәчет эшли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров