Онлайн трансляция

Свернуть

Казан сәүдә үзәкләрендә унынчы намаз бүлмәсе ачылачак

Казан сәүдә үзәкләрендә унынчы намаз бүлмәсе ачылачак

https://tnv.ru

20 Октябрь 2022, 10:40

85

0

Казан сәүдә үзәкләрендә унынчы намаз бүлмәсе ачылачак
Иртәгә, 21 октябрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның “ЦУМ” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак. Ул Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә намаз уку өчен унынчы бүлмә булачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Үзәк универмагта намаз бүлмәсе цоколь катында урнашкан, ир-атларныкына һәм хатын-кызларныкына бүленгән, шулай ук тәһарәт алу өчен ике бүлмә белән җиһазландырылган.

Намаз уку бүлмәләрен ачу проекты белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе шөгыльләнә. Әлеге башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елның ноябрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплады, шул исәптән Татарстан мөфтиятенә дә йөкләмәләр бирде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әлеге эшне тормышка ашыру бурычын башыннан алып ахырына кадәр үз өстенә ала: аңа сәүдә үзәге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барудан башлап бүлмәне үз хисабына ремонтлау, аны карап тору, аренда өчен түләү, чисталыкта тоту һ. б. керә. Бүгенге көндә Татарстанда сәүдә үзәкләрендә 9 намаз уку бүлмәләре эшли – Казанда “ГоркиПарк”, “KazanMall”, “Караван”, “Мега”, “Порт”, “Suvar Plaza”, “Тандем” сәүдә үзәкләрендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Түбән Камада “Ramus Mall” сәүдә үзәгендә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров