Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан солдатлары өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алынган

Татарстан солдатлары өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алынган

https://tnv.ru

25 Октябрь 2022, 17:51

280

0

Татарстан солдатлары өчен 14 000 данә хәләл тушенка сатып алынган
Мобилизацияләнгән егетләргә хәләл ризык ашату өчен 2,5 млн сумна 5 тоннаны тәшкил иткән 14 000 хәләл тушенкалар сатып алынган. Бүген Казандагы складларның берсенә шуларның беренче партиясе – 5 000 данә тушенка китерелгән.

“Елабужский мясоконсервный комбинат”та җитештерелгән югары сортлы тушенкалар сыйфатлы хәләл сыер итеннән эшләнгән, җитештерүче аны хәйрия фондына үз бәясеннән бирде. Хәләл тушенкалар озак сакланучы, ватылмый торган калай банкаларга тутырылган, ул солдатларга йөртергә уңайлы, бер банканың авырлыгы – 325 грамм.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Аны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Фото: Дум РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров