Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда хәрбиләргә хәләл ризык ашату һәм кирәк-яракларга тоту өчен 6,8 миллион сум акча җыелган

Татарстанда хәрбиләргә хәләл ризык ашату һәм кирәк-яракларга тоту өчен 6,8 миллион сум акча җыелган

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2022, 12:15

325

0

Татарстанда хәрбиләргә хәләл ризык ашату һәм кирәк-яракларга тоту өчен 6,8 миллион сум акча җыелган
Бүгенге көндә Диния нәзарәте 6,8 млн сумнан артык акча туплаган. Акчалар махсус хәрби операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм башка кирәк-яракларга тотылачак.

Иң күп өлешне мөхтәсибәтләр керткән. Мәсәлән, Нурлат мөхтәсибәтеннән 700 мең сум акча килеп ирешкән.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров