Онлайн трансляция

Свернуть

Чистайда Коръән уку бәйгесендә 82 бала катнашкан

Чистайда Коръән уку бәйгесендә 82 бала катнашкан

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2022, 13:27

80

0

Чистайда Коръән уку бәйгесендә 82 бала катнашкан
Чистай мөхтәсибәтендә балалар Коръән уку бәйгесендә катнашкан. Чара “Иман” мәчетендә үткәрелгән.

Әлеге чарада 3-15 яшьлек 82 бала катнашкан. Сәламләү һәм нәсыйхәт сүзләре белән бәйгедә катнашучылар алдында имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район Аксакаллары шурасы рәисе Фәрит Галимов һәм “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Рәсми чыгышлардан соң катнашучылар 3 яшь төркеменә бүленеп Коръән укый башлады. Үз яшь категориясендәге барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, “Детский мир” кибетенә сертификатлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров