Онлайн трансляция

Свернуть

Манарасын җил сындырган мәчет тарихы - видео

Манарасын җил сындырган мәчет тарихы - видео

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2022, 12:17

260

0

Манарасын җил сындырган мәчет тарихы - видео
Көчле җил Биектау районының Айбаш авылындагы мәчетне манарасыз калдырды. Узган ялларда ул авып төшә һәм җиргә кадала. Бу гыйбәдәт йорты 1855 елда ук төзелгән һәм республиканың тарихи мәдәни мирас объекты булып санала.

Аның манарасы Совет чорында да киселми кала. Биредә хәзер дә намазларга, Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәренә җыела торган булалар. Көн дә авыл өстенә азан аһәне яңгыраган.

ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов Айбашка барды һәм авыл халкы белән аралашты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров