Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында яңа мәчет ачылган

Яшел Үзән районында яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

21 Ноябрь 2022, 14:42

83

0

Яшел Үзән районында яңа мәчет ачылган
Яшел үзән районы Зур Өтәк авылында яңа мәчет ачылышы тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашкан.

Мәчет төзелеше 2020нче елның язында башланган. Ул 1882нче елдан 1917нче елгы революциягә кадәр мәчет эшләгән урында төзелгән. Совет чорында агач бина клуб итеп файдаланыла һәм бик нык таушала, искереп, яраксыз хәлгә килә. Мәчет төзү эшенә Фәрит Ярхәм улы Зыятдинов алына һәм аны Яшел үзән районы халкы, хәйриячеләр ярдәме белән ике ел эчендә башкарып чыга.

Мәчет бер катлы итеп агачтан салынды. Ул үзенә берьюлы 40 кешене сыйдыра ала.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров