Онлайн трансляция

Свернуть

Мөселман солдатларына 42 "коры паек" тапшырылган

Мөселман солдатларына 42 "коры паек" тапшырылган

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2022, 11:50

176

0

Мөселман солдатларына 42 "коры паек" тапшырылган
Кичә Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән очрашкан һәм "сухой паек"лар тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

"Казан Экспода" Наил хәзрәт солдатларга вәгазь сөйләгән, нәсыйхәтләр биргән. Алар бергәләп ястү намазын укыганнар, догалар кылганнар.

42 солдат бер көнлек индивидуаль туклану рационы белән тәэмин ителде. Бу атна дәвамында тагын 50 комплект хәләл коры паек алып килеп тапшыру көтелә. Аларны сатып алу Лаеш районы мөселманнары һәм мәчет мәхәлләләре тарафыннан җыелган хәйрия ярдәме белән башкарыла.

Хәләл коры паектан солдатлар юлда барганда файдалана алачак. Ризык җыелмасы эченә галет, ат итеннән тушенка, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән арпа боткасы, бавыр паштеты, яшелчә икрасы, шоколад, повидло, бал, кофе, чәй, шикәр, тоз, борыч, салфетка керә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров