Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие мәктәпләрдә хиҗаб киюне тыюга канәгатьсезлек белдерде

Татарстан мөфтие мәктәпләрдә хиҗаб киюне тыюга канәгатьсезлек белдерде

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2022, 16:49

603

0

Татарстан мөфтие мәктәпләрдә хиҗаб киюне тыюга канәгатьсезлек белдерде
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин яулык бәйләү, хиҗаб киюне ислам традициясе генә булмавын һәм кайбер мәктәпләрдә яулыкны салдыру дөрес түгеллеген белдерде. Ул бу хакта «Валдай» дискуссия клубының Казанда узган «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» конференциясенең пленар утырышында сөйләде.

«Бүген без Россия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен күзәтәбез. Ягъни мәктәптән үк без балаларыбызга Аллаһы Тәгалә канунына буйсыну дөрес түгел дип сеңдерәбез. Нигә? Чөнки Көнбатышта бу кабул ителмәгәнме?» - дип сөйләде мөфти.

Шул ук вакытта Сәмигуллин күпмилләтле Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә исламга каршылыкның булмавын билгеләп үтте.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров