Онлайн трансляция

Свернуть

Зиратта чапкан печәнне хайваннарга ашатырга ярыймы? Сорауга җавап

Зиратта чапкан печәнне хайваннарга ашатырга ярыймы? Сорауга җавап

https://tnv.ru

13 Декабрь 2022, 09:44

1487

0

Зиратта чапкан печәнне хайваннарга ашатырга ярыймы? Сорауга җавап
Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Җәен зиратта печән үсә, аны, чабып, йорт хайваннарына бирергә ярыймы?

Җавап:

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Зираттагы печәнне чабарга һәм йорт хайваннарына азык итеп бирергә рөхсәт ителә. Әмма хайваннарны зиратның эченә кертү тыела.

"… әгәр анда [зиратта] печән булса, аны чабарга һәм хайваннарга бирергә [рөхсәт ителә], әмма хайваннарны анда [зиратка] кертергә ярамый, шулай ук "Бәхр әр-Раик"та хәбәр ителә". ("Әл-Фәтава әл-Хиндия", 2/471).

Аллаһ - яхшырак Белүчедер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге (даруль-ифта).

Фото: dumrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров