Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт тәһарәт алу буенча бирелгән сорауга җавап кайтарды

Нәзарәт тәһарәт алу буенча бирелгән сорауга җавап кайтарды

https://tnv.ru

15 Декабрь 2022, 11:26

1590

0

Нәзарәт тәһарәт алу буенча бирелгән сорауга җавап кайтарды
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында тәһарәт алу буенча килеп ирешкән сорауга җавап кайтарылды.

Сорау. Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Тәһарәт алганда аяк киемен (ред. иск. - аяк киеме хөффә шартларына туры килә) агып торган суда юсам, мәсех кылырга кирәкме?

Җавап.

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Хөффәләрне, яки аның шартларына туры килгән аяк киемен, чылату (су тидерү) җитәрлек булып тора. Хөффәләргә кабат мәсех кылу кирәкми.

Дәлил:

«Әгәр [хөффәләрдә] суга керсәң, яки алар яңгырда юешләнсә – бу мәсех кылуга алмаш була. Хәтта юеш үләннән йөреп, хөффәнең тышы су тиеп яки яңгыр явудан юешләнсә – бу дөрес булып санала».

(«Бәдаигъ әс-сәнаигъ фи тәртиб әш-шәраигъ», Галәведдин әл-Касани. 1/12).

Аллаһ - яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар бүлеге.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров