Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан нисабын, вакыты узганнан соң, ничек итеп бирергә кирәк? Корбан чалырга ярыймы?

Корбан нисабын, вакыты узганнан соң, ничек итеп бирергә кирәк? Корбан чалырга ярыймы?

https://tnv.ru

22 Декабрь 2022, 10:04

210

0

 Корбан нисабын, вакыты узганнан соң, ничек итеп бирергә кирәк? Корбан чалырга ярыймы?
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында Корбан нисабын, вакыты узганнан соң, ничек итеп бирергә кирәклеген аңлатканнар.

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Нисабка ия була торып та, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалмадым. Хәзер каза кылырга телим, моны ни рәвешле үтәргә мөмкин?

Җавап. Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Корбан чалу бары Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә генә башкарыла. Әгәр сез бу көннәрдә нисаб күләменә ия була торып та бу гамәлне үтәмәгән булсагыз, сезгә корбанлыкның бәясе күләмендә сәдака таратырга кирәк. Мисал өчен, сез яшәгән җирлектә корбан сарыгы уртача 10.000 сум торса – шул акчаны сәдака итеп бирү таләп ителә.

Бу уңайдан имам әс-Сәрахси болай дип яза:

"Корбан чалу көннәре узганнан соң [Зөлхиҗҗә аеның 10-12нче көннәре], [Аллаһка] корбан чалу юлы белән якынаюның мәгънәсе калмый, чөнки бу төр гыйбадәт урын (әл-Хәрәм) һәм вакыт (корбан чалу көннәре) белән билгеләнгән. Әгәр дә кешегә корбан чалу мәҗбүри булган булса [һәм ул аны корбан чалу көннәрендә үтәмәсә] – аңа корбанлык малы бәясе күләмендә сәдака бирергә кирәк". ("Әл-Мәбсүт", әс-Сәрахси Т. 12. Б. 14).

Аллаһ – яхшырак Белүче. Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Фото: dumrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров