Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар

https://tnv.ru

16 Январь 2023, 15:51

91

0

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар
Бүген, 16нчы гыйнварда, татар-мөселман җәмәгатьчелеге бөек дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 205 ел тулу уңаеннан искә алу чарасына җыелды. Очрашу Казан шәһәренең бер төркем дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, журналистлар катнашында Яңа бистә зиратында рухи остазның кабере янына узган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге чарада Мәрҗанинең Һава исемле кызының оныкчыгы Азат Вәлиев та катнашкан. Ул бабасын искә алып, исемен һәм мирасын кадерләп саклау, мәңгеләштерү юлында хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Татар зыялылары һәм дин әһелләре Яңа бистә зиратында булган чакта шулай ук Габдулла Тукай, Илһам Шакиров каберләре янына туктап дога кылганнар. Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 4 ел.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров