Онлайн трансляция

Свернуть

Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

https://tnv.ru

18 Январь 2023, 15:02

87

0

Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
23 гыйнварда Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү буенча бушлай курслар башлана. Дәресләр Рамазан ае алдыннан атнага ике тапкыр ике ай дәвамында узачак.

Курслар гарәп алфавитын һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнеп булачак. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Уку киләсе атнада шәһәрнең 8 мәчетендә башланачак:

«Әниләр» (Газ ур., 18);

«Әмәт» (Дачная ур., 3а);

«Иман нуры» (Дорожная ур., 32);

«Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36);

«Гаилә» (Фәйзи ур., 2);

«Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3, корп.2);

«Рәшидә» (Цветочная ур., 24);

«Әхмәтзәки» (Яңа Осиново тыкрыгы, 16а).

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар тәмамлангач, тыңлаучылар сертификатлар алачак. Белешмә өчен +7(903)306-25-91 телефоны.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров