Онлайн трансляция

Свернуть

Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары узачак

Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары узачак

https://tnv.ru

23 Январь 2023, 17:45

79

0

Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары узачак
1 февральдән Россия ислам институтында “Без - татарлар” проекты кысаларында бушлай татар теле курслары башлана. Дәресләрне Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшләгән “Татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен программа” нигезендә оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

“Без - татарлар” курсларына йөрүчеләр өч ай дәвамында (февраль, март, апрель), татар теленнән тыш, ислам нигезләре, татар тарихы, тәҗвид фәннәрен дә өйрәнәчәк. Татар теле һәм ислам дине дәресләрен Россия ислам институты мөгаллимнәре һәм студентлары алып барачак.

Дәресләр атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Тулырак биредә укый аласыз.

Фото: dumrt.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров