https://tnv.ru
23 Февраль 2023, 10:41
642
0
Хәзерге минутларда ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Мөфти мобилизация башланганнан бирле, мөселман кардәшләребез соравы буенча, дога китаплары бастырылып чыгуы, хәләл ризык тәэмин ителүе турында сөйләде. Хәзерге вакытта да махсус хәрби операция зонасына хәләл ризык, ярдәм җибәрелеп тора. "Коръәни Кәримдә дә ике тапкыр "Чынлап, авырлыктан соң, җиңеллек килә", - билгеләп үтте Камил хәзрәт.
Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.
Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

Бүлешергә
Комментарии 0