Онлайн трансляция

Свернуть

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде

https://tnv.ru

01 Март 2023, 16:56

235

0

Татарстан мөфтиятенең әлеге югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла.

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне! Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа ихлас котлауларын, теләкләрен җиткерде һәм аны I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Камил хәзрәт Рөстәм Нургали улы белән очрашу барышында аңа Татарстан мөфтияте эшчәнлегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдергән.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узган, анда шулай ук Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл да катнашкан.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров