Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

https://tnv.ru

06 Март 2023, 11:59

111

0

Татарстан мөфтие Бәраәт кичәсе уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Бүген кояш баегач, 6 марттан 7 мартка каршы кичтә, мөбарәк Шәгъбан аеның нәкъ уртасы җитә һәм Бәраәт кичәсе керә. Ул безгә Рамазан аена 15 көн вакыт калганлыгын хәбәр итә, диелә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте сайтында.

“Бәраәт” сүзе “пакьләнү”, “бурычтан вә җәзадан котылу” дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу кылына, Аллаһтан бәхет, иминлек һәм рәхмәт иңә. Шуңа күрә аны Раббыбыздан үзеңнең, якыннарыңның һәм мәрхүмнәрнең гөнаһлары гафу кылынуын сорап гыйбадәттә үткәрү мөһим. Шулай ук бу кичәдә һәр кеше өчен киләсе елга дигән ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, үлем-китемнәр, авырулар һәм туачак сабыйлар билгеләнер.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров