Онлайн трансляция

Свернуть

Рамазан ае алдыннан Арчада яңа мәчет ачылган

Рамазан ае алдыннан Арчада яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

20 Март 2023, 13:36

224

0

Рамазан ае алдыннан Арчада яңа мәчет ачылган
18 мартта, Арча районы Көтек авылында яңа мәчет ачылу тантанасы узган. Яңа мәчет авылның борынгы мәчет урынында калкып чыккан.

Мәчеткә 60 кеше кереп намаз укый ала. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә эшли. Биредә дини дәресләр алып бару мөмкинлеге бар, хәзерге вакытта хатын-кызлар өчен якшәмбе көннәрендә дәресләр алып барыла. Мәчет халыкка рухи-мәгърифәт учагы булып хезмәт итәчәк. Кызганыч, бу авылда мәктәп, балалар бакчасы, клуб биналары авария хәлендә булу сәбәпле, эшләми. Яңа мәчет исә яшен-картын намазга чакырып, берләштереп торачак, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Хәзерге вакытта Арча мөхтәсибәтендә 93 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Рамазан ае алдыннан Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров