Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

22 Март 2023, 11:40

667

0

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның  изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате
"Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!

Бүген кич беренче тәравих намазларын укып, иртәгә таң җиткәнче беренче сәхәрне тәмамлап, без, тәннәребезне арулау, калебләребезне пакьләү, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, уразага керәчәкбез, иншәАллаһ. Чынлыкта, ураза – тәкъвалык мәдрәсәсе: ул кешене нәфесне җиңәргә һәм, гөнаһлардан тыелып, Аллаһыга гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтә һәм аны әхлакый яктан тәрбияли.

Җәмәгать! Мин сезне, Рамазанны заяга уздырмыйча, аның күпсанлы фазыйләтләрен кулдан ычкындырмыйча, Коръән укып, мәчетләргә йөреп, төннәрен намазга басып, мохтаҗларга сәдакалар таратып, үзебезнең гамәл капчыкларыбызны игелекләр белән тутырырга чакырам. Алар өчен Раббыбызның чиксез рәхмәте белән гадәттәгедән күп тапкырга артыграк әҗер-саваплар бирелә. Мондый мөмкинлек елга бер генә килә.

Кадерле дин кардәшләр! Мин сезне Рамазан аен калебләребездә булган бөтен ихласлык белән, рухи яктан чыныгу, иманны ныгыту, Раббыбызга якынаю кебек ниятләр куеп һәм шуларга омтылып үткәрергә чакырам!

Хуш киләсең, Рамазан!" , -диелә Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә. Мөфти сүзләрен тулысынча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында укый аласыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров