Онлайн трансляция

Свернуть

Салимҗан хәзрәт Домнин: "Уразаны ябыгып китәрмен, диета булыр дип кенә тоту дөрес түгел"

Салимҗан хәзрәт Домнин: "Уразаны ябыгып китәрмен, диета булыр дип кенә тоту дөрес түгел"

https://tnv.ru

22 Март 2023, 18:01

320

0

Салимҗан хәзрәт Домнин: "Уразаны ябыгып китәрмен, диета булыр дип кенә тоту дөрес түгел"
ТНВ каналының “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруында кунакта Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин булды.

Дин әһеле ураза тотуның ниятләре һәм тәртибе турында үз фикерләре белән бүлеште.

“Рамазан аенда ураза тоту ул әле ач тору гына түгел. “Бераз тазарып киттем, ябыгырга кирәк, диета булыр дип ураза тотарга ярамый. Аның төп максаты – кешенең нәфсесен Аллаһ Тәгаләгә буйсындыру. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Рамазан ае уразасын тотканда ялган сүзләр сөйләп, ялгыш гамәлләр кылучы кешенең үз-үзен ачлык белән тилмертүендә бернинди хаҗәт тә булмаячак”, дип әйтә. Ягъни, карының гына ураза тотмасын. Авызың, кулларың, күзләрең, колакларың, фикерләрең дә уразада булсын. Кешеләрне рәнҗетү, аларга кул күтәрү, нәрсәнедер урлауның гөнаһ булуын беләбез. Әмма тел дә бик зур гөнаһ кыла ала”.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров