Онлайн трансляция

Свернуть

Камил хәзрәт Сәмигуллин Иннополиста мәчет төзү идеясен хуплаган

Камил хәзрәт Сәмигуллин Иннополиста мәчет төзү идеясен хуплаган

https://tnv.ru

24 Март 2023, 10:15

80

0

Камил хәзрәт Сәмигуллин Иннополиста мәчет төзү идеясен хуплаган
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аеның беренче көнендә(23 март) халык сорауларын һәм тәкъдимнәрен кабул иткән.

Иннополис шәһәрендә Аллаһ йортын торгызу идеясе белән чыккан Камил хәзрәт Бикмөхәммәтов фикеренчә, кала үсә, халык күчеп килә, мөселманнар күп. Һәр атна саен кырыклап мөселман, автобуска утырып, Введенский Бистәсе авылы мәчетенә җомга намазына йөри.

Мөфти Иннополиста мәчет төзү фикерен хуплап чыккан һәм берничә йөкләмә биргән.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров