Онлайн трансляция

Свернуть

Ураза бәйрәме төнендә Казан телеманарасы утлар белән бизәләчәк

Ураза бәйрәме төнендә Казан телеманарасы утлар белән бизәләчәк

https://tnv.ru

28 Март 2023, 14:58

96

0

Казан телеманарасын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм мохитен тудырачак, халыкка һәм кунакларга Ураза бәйрәме җиткергән гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерәчәк.

Ураза бәйрәме төнендә Казан телеманарасы утлар белән бизәләчәк
20 апрельдә Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак. Бу Ураза гаетен бәйрәм итү белән бәйле.

Татар милли орнаментлары һәм «Ураза бәйрәме» язулы светодинамик тамашаны ТР башкаласы халкы һәм кунаклары 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Ураза гаете 21 апрельдә, Корбан гаете 28 июньдә узачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров