Онлайн трансляция

Свернуть

Намаз укыганда еласаң, намаз бозыламы?

Намаз укыганда еласаң, намаз бозыламы?

https://tnv.ru

29 Март 2023, 16:27

386

0

Намаз укыганда еласаң, намаз бозыламы?
"Акчарлак" газетасының Уфадагы бер укучысы редакциягә сорау биргән. “Намаз укыганда елап җибәрсәң, намаз бозыламы?" Җавапны Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бирде.

– Гыйбадәт вакытында елау кешенең ихласлыгын күрсәтә. Намаз вакытында Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, сәхабәләр дә күп елаганнар. “Пәйгамбәрнең күз яшьләре сакалын чылата иде”, – дип сөйләгән сәхабәләре. Әмма намазда елау кешенең Аллаһка ялваруы, Аңа
өметләнүе, куркуы белән бәйле булырга тиеш, коры дөньяга кайтып калырга тиеш түгел.

Шулай ук укыгыз: Татарстанда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләменнәре билгеле;

Сәхәр ашамаган кешенең уразасы кабул буламы?

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров