https://tnv.ru
11 Апрель 2023, 18:03
515
0
Мөселманнарның изге көннәре – Рамазан аеның соңгы 10 көне калып бара. Ураза тоту – 14 сәгать эчүдән, ашаудан баш тарту. Бу организм өчен шактый зур сынау. Уразада, хәл китмәс өчен, нинди ризык кулланырга кирәк? Сәхәрдә ашыйсы килмәсә, нинди җиңел азык кабып куеп була? Органимзга уразаны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә торган кайбер киңәшләр белән Арча үзәк хастаханәсе табибы Ринат Хәстиев бүлешкән.
“Иртән иртүк сәхәр вакытында тозлы, майлы, бик баллы, кыздырган ризыкны кулланмаска киңәш итәм. Организмга энергия, яшәү көче бирүче ризык керергә тиеш. Мәсәлән, эремчек, йомырка, боткаларны, майсыз итләрне чиратлаштырсаң яхшы була. Бер көнне сәхәр вакытында ботка ашасаң, икенче көнне – эремчек яки йомырка һ.б. Йөзем, хөрмә, җимешләр, чикләвекне көн дә кулланырга кирәк.
Кичен-кояш баегач, ифтар вакытында шулай ук тозлы, майлы, бик баллы, кыздырган ризыкны кулланмаска киңәш итәр идем. Ифтарны бер стакан судан яки бер-ике хөрмәдән башлап, организмны майлар, тозлар һәм башка зарарлы өстәмәләр белән тутырмыйча, җиңел салат һәм аш шулпасы белан дәвам итәргә мөмкин. Өстәл өстендәге бөтен ризыкны, конвейер итеп, ашарга тырышмагыз, ризык арасында биш-ун минут тәнәфес булса яхшырак. Бу ризыкны яхшырак үзләштерергә һәм күп ашаудан качарга мөмкинлек бирәчәк. Гомумән алганда, оргнанизмга аксым, майлар, углевод, клетчатка һәм витаминнар тиешенчә керергә тиеш”.
Табиб шулай ук су эчү режимын сакларга киңәш итә: “Кешенең организмына көненә 1,5-2 литр су кирәк. Шуңа күрә кичке ифтар белән иртәнге сәхәр арасында тиешле сыеклыкны эчәргә кирәк”, - дип сөйләгән ул “Арск-информ”да эшләүче хезмәттәшләребезгә.
фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0