Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

https://tnv.ru

14 Апрель 2023, 09:35

674

0

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле
21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләренә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдиме бар. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында карап булачак. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров