Онлайн трансляция

Свернуть

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

16 Апрель 2023, 09:00

115

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов православие динендә булган кешеләрне олуг бәйрәм - Пасха белән котлады. Рәиснең рәсми сайтында пәйда булган тәбрикләнамәдә мондый теләкләр язылган:

"Тантаналы Пасха бәйрәме кешеләрдә якты һәм нечкә хисләр уята, бу көннәрдә аларның йөрәгендә рухи камиллеккә, шәфкать һәм гаделлеккә омтылыш аеруча арта. Россия кичергән хәзерге катлаулы чорда җәмгыятьтә үзара ихтирам һәм шәфкатьлелек идеалларын, матур киләчәккә ышанычны тагын да көчәйтү гаять мөһим.

Бу ел бик истәлекле: илдәге иң борынгы дини белем бирү учреждениеләренең берсенә – Казан дини семинариясенә 300 ел тула. Бу күренекле датаны бәйрәм итү милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту эшенә зур өлеш кертер дип ышанам.

Сезгә, кадерле дуслар, бәйрәм көннәрендә рухи күтәренкелек, барлык хәерле эшләрегездә уңышлар, тынычлык, сүрелмәс яшәү дәрте, игелек һәм иминлек телим. Пасха нурлы һәм сөенечле булсын!", - диелгән анда.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров