Онлайн трансляция

Свернуть

11 мең катнашучы, моноспектакль һәм шәрәфле кунаклар. Республикакүләм ифтар ничек узды?

11 мең катнашучы, моноспектакль һәм шәрәфле кунаклар. Республикакүләм ифтар ничек узды?

https://tnv.ru

16 Апрель 2023, 13:30

126

0

11 мең катнашучы, моноспектакль һәм шәрәфле кунаклар. Республикакүләм ифтар ничек узды?
Бүген Татарстан башкаласының “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 11 нче Республикакүләм ифтар мәҗлесе узды. Анда барлыгы 11 мең кеше катнашкан. Шәрәфле кунаклар арасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Бу хактагы мәгълүмат аның рәсми сайтында пәйда булды.

Мәҗлестә Татарстанның барлык районнарыннан 11 мең мөселман кардәшләребез катнашкан. Чараны, гадәттәгечә, ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” туристик комплексы оештырды. Ифтарны үткәрергә шулай ук 1 мең волонтер чакырылган. Мәҗлес кунакларына уңайлы булсын өчен, XI Республикакүләм ифтар үткәреләчәк урынга аларны бушлай шәһәр яны поездлары алып килгән.

Катнашучылар бай мәдәни-агарту программасын күзәткән. Бу юлы үзенең “Дәрвиш” моноспектакле белән ТРның халык артисты Раил Садриев чыгыш ясаган. Ифтарда катнашучылар өчен концерт залында татар-мөселман традицияләрен чагылдыручы 3D-графикадагы видео-программа тәкъдим ителгән. Шулай ук бу юлы авыз ачарга килүче кунаклар хәләл маркетта да катнашкан.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар