https://tnv.ru
19 Апрель 2023, 18:42
369
0
Бу атнада "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында кунакта шагыйрь, галим, Татарстанның атказанган фән, сәнгать эшлеклесе Рифат Җамал булды. Ул үзенең балачагы, әти-әнисенә бәйле хатирәләре белән бүлеште.
"Әни - авылдан сугышта катнашкан бердәнбер кеше иде. Аңа медальне офицер Рокоссовский үзе тапшырды. Ул каты холыклы хатын-кыз иде. Әтинең дә, әнинең дә авылда авторитеты зур булды. Иң беренче булып радио, велосипедны авылда без сатып алдык. Бездә патефон да бар иде, ә ул бик сирәк өйдә генә була иде.
Мин балачактан ук азартлы кеше. Берсендә кыш көне авылдагы салмыш абыйлар безне котырта башлады: кем биек күпердән суга сикерә ала дип сорый башладылар. Миңа күрсәтеп: "Синнән булмый инде!", - диделәр. Миңа гомер буе шул сүз җитә кала, мин сикердем. Шуннан соң, әни моны белеп, шул абыйлар янына китте. Аңардан авылда бөтен кеше курка иде. Әнинең шушы холкы миңа да күчкән", - дип сөйләде ул.
Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз!

Бүлешергә
Комментарии 0