Онлайн трансляция

Свернуть

Ватандашлар очрашкан җир: Татарстан Рәисе Мәскәүдә Ифтар мәҗлесендә катнашты

Ватандашлар очрашкан җир: Татарстан Рәисе Мәскәүдә Ифтар мәҗлесендә катнашты

https://tnv.ru

20 Апрель 2023, 12:15

82

0

Ватандашлар очрашкан җир: Татарстан Рәисе Мәскәүдә Ифтар мәҗлесендә катнашты
Кичә кич Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Рамазан чатырында Татарстан Республикасы кичәсен ачу тантанасында катнашты. Чарада Төркия, Сирия, Бангладеш, Малайзия, Үзбәкстан, Әфганстан, Мавританиядән кунаклар катнашкан. Бу хакта Рөстәм Миңнехановның рәсми сайтында билгеле булды.

Рәис ифтарга килүчеләрне сәламләде һәм Татарстанга кунакка чакырды. "Изге Рамазан аенда Ватаныбыз башкаласында очраштык. Рамазан Чатыры инде 17 тапкыр оештырыла. Бүген монда янәдән ватандашларыбыз очрашты", - дип сөйләгән Рәис.

Быел биредә төрле илләрдән 300гә якын кунак җыелган. Мәҗлеснең иң күркәм өлеше - Коръән уку булды. Чарада Татарстанның төрле иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасы да күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете 21 апрельдә Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Авыл җирлекләренә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдиме бар. 6:50 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналарында туры трансляция башланачак. Гаетне сез ТНВның Вконтакте төркемнәрендә дә карый аласыз!

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров