Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры трансляциядә күрсәтәчәк

ТНВ Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры трансляциядә күрсәтәчәк

https://tnv.ru

20 Апрель 2023, 13:48

452

0

ТНВ Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры трансляциядә күрсәтәчәк
Иртәгә мөселман халкы Ураза гаетен бәйрәм итә. ТНВ каналы Галиев мәчетеннән туры трансляция алып барачак. 

Бәйрәм вәгазен Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыячак.

Бәйрәм Республиканың шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Авыл җирлекләренә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдиме бар. 6:50 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналарында туры трансляция башланачак. Гаетне сез ТНВның Вконтакте төркемнәрендә дә карый аласыз!

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров