Онлайн трансляция

Свернуть

Рамазан аен изгелек кылып озату: "Зәкят" фонды 100 мохтаҗ гаиләгә бүләк ясаган

Рамазан аен изгелек кылып озату: "Зәкят" фонды 100 мохтаҗ гаиләгә бүләк ясаган

https://tnv.ru

21 Апрель 2023, 22:48

482

0

Рамазан аен изгелек кылып озату: "Зәкят" фонды 100 мохтаҗ гаиләгә бүләк ясаган
"Зәкят" хәйрия фонды Рамазан аеның соңгы көнендә мохтаҗларга бүләк ясаган: биредә эшләүчеләр 100 гаиләгә азык-төлек җыелмаларын таратканнар. Бу хакта ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Җыелмалар мохтаҗларга Рамазан башыннан ук тапшырылса да, аларның иң зур өлеше изге айның соңгы көнендә алынды. Анда он, карабодай ярмасы, дөге, көнбагыш мае, шикәр, хәләл тушенка, балык консервалары, токмач, чәй, хөрмә җимеше, печенье, шоколад һәм башка ризыклар кергән. Пакетларның уртача авырлыгы 7,5 килограммны тәшкил иткән.  
Быел Рамазан аенда азык-төлек белән барлыгы 625 мохтаҗ гаилә тәэмин ителгән.

Фондның әлеге хәйрия чарасы, иң беренче чиратта, азкеремле, күп балалы, инвалид бала үстерүче гаиләләр, балаларын ялгыз үстерүче аналар, караучысыз калган пенсионерлар, тол хатыннарга юлланган.

Фото: ДУМ РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров