Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путинның Ураза бәйрәм уңаеннан котлавы

Владимир Путинның Ураза бәйрәм уңаеннан котлавы

https://tnv.ru

21 Апрель 2023, 10:58

109

0

Владимир Путинның Ураза бәйрәм уңаеннан котлавы
Бүген, Ураза гаетендә, Россия президенты Владимир Путин илдә яшәүче барлык мөселманнарны изге бәйрәм белән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде.

"Әлеге бәйрәм бик зур рухи мәгънәгә ия. Ул кешеләрнең әхлакый камиллеккә, шәфкатьлелек идеалларына тартылуын гәүдәләндерә. Безнең илдә ислам динен тотучылар Ватаныбызның күпгасырлык тарихи, дини, мәдәни гореф-гадәтләренә зур хөрмәт белән карый. Яшьләр дә моңа тартыла. Мөселман өммәсенең көндәлек тормышы изге эшләр белән тулы. Аның дәүләт структурасы һәм иҗтимагый тормыш белән элемтәләре ныгый, моның белән беррәттән мәгариф, хәйриячелек һәм агарту өлкәсендә дә хезмәттәшлек арта.

Бүген, махсус хәрби операция барган вакытта, мөселман егетләребез иптәшләре белән бергә Россияне яклый, хәрби бәрелешләрдә батырлык күрсәтәләр. Мөселман оешмаларының милләтара бәйләнеш, үсеп килүче яңа буынның ватанпәрвәрлек тәрбиясенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләремне юллыйм", - диелә президент сайтында.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров