https://tnv.ru
22 Апрель 2023, 20:53
522
0
20 апрельдә, Ураза гаете көне алдыннан, Мамадыш районының Ямаш авылында мәчет янган иде. Аның урынына яңа мәчет төзелүе билгеле булды. Моның турыда Мамадыш районының «Нократ» газетасы хәбәрчеләре яза.
Мәчет 27 ел элек бүрәнәдән салынган булган, аның мәйданы 70 квадрат метрны тәшкил иткән. Коткаручылар янгынны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.
Гает бәйрәме авыл клубында узган. «Тиздән Ямаш авылында яңа мәчет салу эшләре башланачак. Мәчетнең быел төзелеп бетүе өчен бөтен көчебезне куячакбыз», — дигән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Фото: mamadysh-rt

Бүлешергә
Комментарии 0