https://tnv.ru
26 Апрель 2023, 14:15
253
0
Быел курслар онлайн-форматта үткәрелгәнгә, катнашучылар географиясе киңәйгән.
Бу көннәрдә татар мөслимәләре өчен ТР Диния Нәзарәте оештырган "Яшь килен" курслары эшли башлаган. Әлеге проект 8 нче тапкыр тормышка ашырыла, әмма быел ул онлайн-форматка күчкән. Шуңа күрә катнашучыларның географиясе киңәйгән. Бу хакта Нәзарәтнең рәсми сайтында мәгълүм булды.
Быел проектта Татарстан, Уфа, Мәскәү, Чиләбе һәм Самара, Оренбург өлкәләреннән, Казахстаннан, шулай ук Дубайдан 70 мөслимә катнаша.
Киленнәр мәктәбендә гаилә корырга теләүчеләр – 17 яшьтән өлкәнрәк, кияүдә булмаган мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр катнаша. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.
Мөслимәләргә никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр темасына лекцияләр укылачак.
Курс Телеграм социаль челтәрендә үтә. Көзен исә "Яшь килен" гадәти режимда эшлиячәк дип көтелә.
Фото: ДУМ РТ

Бүлешергә
Комментарии 0