https://tnv.ru
03 Май 2023, 17:10
562
0
Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында узган елның ноябрендә манарасын җил аударган мәчет бинасын реставрацияләүнең беренче этабы башланган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин авылга сәфәре барышында башкарылачак эшләр белән танышкан.
Ул мәчетнең уникаль һәйкәл икәнен һәм инде күптән Дәүләт комитетының игътибар үзәгендә булуын искәртте. Гущин сүзләренчә, мәчетне реставрацияләү эшләре бюджет акчаларына түгел, ә иганәчеләр күчергән акчага алып барыла.

Фото: "Татар-информ"
Бүлешергә
Комментарии 0