Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләгән

Татарстан мөфтие Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләгән

https://tnv.ru

06 Май 2023, 11:12

349

0

Татарстан мөфтие Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләгән
Кичә, 9 Май алдыннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлаган. Бу хакта ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң беренче булып, мөфти «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан белән күрешкән. Аңа 95 яшь. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Бүген бу исемлеккә Татарстан мөфтиятенең 30 еллык медале дә өстәлгән.

«Сез барлык зур бүләкләргә лаек, Аллаһ разый булсын, рәхмәт сезгә! Ныклы сәламәтлек телим үзегезгә!», — дип тапшырган бүләкне Камил хәзрәт.



Аннары ул Хаҗи Миңнәхмәт улы Гатауллинны тәбрикләгән. Сугыш ветеранына 96 яшь. Ул 1944 елда армия хезмәтенә алына. Сугыш беткәнче Балтыйк буе фронты составында хезмәт итә. 30га якын төрле бүләкләре арасында «Ватан сугышы» ордены һәм «Хәрби казанышлар өчен» медале бар. Бүген Хаҗи абый мөфти кулыннан Нәзарәтнең 30 еллык медален алган. Хаҗи абый үз гомеренең 30 елын дини хезмәткә багышлый — 1992 елның февраленнән алып, күп еллар дәвамында Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең мәхәллә шурасы рәисе урынбасары вазифасын үтәгән.

Якын көннәрдә сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә дәвам итәчәк.

Фото: ДУМ РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров