https://tnv.ru
17 Май 2023, 13:52
434
0

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL market хәләл азык-төлек күргәзмәсе ачылган. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Малайзия Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗетдин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштылар, диелә Рәиснең рәсми сайтында.
Күргәзмә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы кысаларында оештырылган. Быел форум беренче тапкыр федераль форматта узачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек хәләл-индустрия актив үсеш ала: азык-төлек товарлары һәм сәнәгать продукциясен җитештерүдә, медицина, туризм, мәгариф, финанслар һәм инвестицияләрдә. Татарстанда гына да хәләл стандарты буенча 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче санала. Бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана.
Russia Halal market - халыкара хәләл индустрия ярминкәсе, анда 100 иң эре җитештерүче катнаша. Ярминкәдә Татарстан җитештерүчеләре, шулай ук Иран, Сенегал һәм Төркия кунаклары катнаша. Күргәзмә 21 майга кадәр эшли.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0