Онлайн трансляция

Свернуть

Быел "Изге Болгар җыены"н оештыруга йөздән артык волонтер җәлеп ителә

Быел "Изге Болгар җыены"н оештыруга йөздән артык волонтер җәлеп ителә

https://tnv.ru

18 Май 2023, 13:52

207

0

Быел "Изге Болгар җыены"н оештыруга йөздән артык волонтер җәлеп ителә
21 майда Татарстанның Спас районындагы «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы уза. Бу чараны оештыруга 129 волонтер җәлеп ителә, алар кунакларга ярдәм итәчәк, диелә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында.

Һәр волонтер да әзерлек узачак. Татар, инглиз һәм рус телләрен белүче барлык волонтерлар укулар уза, аларны «Изге Болгар җыены» тарихы, чаралар программасы, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы схемасы, ашыгыч вазгыятьләр очрагына план белән таныштыралар. Моннан тыш, аларны үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр һәм тышкы кыяфәт турында искә төшерәләр.

Волонтерлар кунакларга территориядә ориентлашырырга, мәгълүмат белән тәэмин итүгә җавап бирергә, халыкның аз мобильле төркемнәренә ярдәм итәргә һәм кунакларны урнаштыруда ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ТНВ җыеннан туры трансляция алып барачак. Башлану вакыты - 10:30 сәгать.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров