https://tnv.ru
18 Май 2023, 14:34
315
0
Бүген Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, Россия мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин "Татарстан Яңа Гасыр" телеканалы студиясе кунагы булды.
Мәртәбәле кунакны ТНВ генераль директоры Илшат Әминов каршы алды, телеканал эшчәнлеге белән таныштырды һәм студиягә кадәр озата барды. Анда Равил Гайнетдинны "Ком сәгате" алып баручысы Данил Гыйниятов көтеп торды. Нәтиҗәдә, бик эчтәлекле, кызыклы тапшыру төшерелде. Тиздән "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында карый алачаксыз.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Россия - ислам дөньясы: KazanForum 2023» башланды. Бу - халыкара зур экономик форум. Быел анда 86 илдән 15 мең катнашучы көтелә.

Бүлешергә
Комментарии 0