https://tnv.ru
20 Май 2023, 17:49
163
0
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Патриархы Кирилл белән очрашты. Әлеге күрешү «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисади форум кысаларында узды.
«2021 елда, Казанга килүегез барыбызга да истәлекле булды. Кабат килеп, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашканыгыз өчен без бик рәхмәтле. Ышанам ки, Сезнең шәхси катнашуыгыз Россия һәм Рус Православие Чиркәвенең ислам дөньясындагы позицияләрен ныгытуга, диннәр арасында һәм дәүләтара-дини хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертәчәк», - дигән теләкләре белән бүлеште Рәис.
Патриарх Кирилл очрашу барышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казанда һәм Татарстанда үзгәрешләр күренә - төбәк үсә бара, һәм бу өлкәдә республика җитәкчелегенең өлеше зур.
«Мин монда төрле дин вәкилләре арасында барлыкка килгән эчкерсез мөнәсәбәтләрне билгеләп үтәм», - диде Патриарх. Ул шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстанның уңышларында зур ролен билгеләп үтте.
Патриарх шулай ук Болгар шәһәрендәге Изге Богородица Успение чиркәвендә булуын хәбәр итте. Ул, чиркәү музейга әйләнмәсен өчен, гыйбадәтханәдә гыйбадәт кылуны үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Патриарх Кирилл республика җитәкчелегенә Православие Чиркәвенә һәм аның ихтыяҗларына игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәтен белдерде.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0