Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

21 Май 2023, 12:27

164

0

Татарстан мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгате
"21 май көне татар халкы тарихында зур әһәмияткә ия: бу көнне 922 елда Идел буе Болгар дәүләте халыклары рәсми рәвештә ислам динен кабул итүләре турында бөтен дөньяга игълан итә!

Хакыйкатьтә, татарларның иң зур казанышлары да – ислам дине белән бәйле. Дөньяга безне Коръәннең “Казан басмасы”, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев кебек дин галимнәре, “Мөхәммәдия” шикелле мәшһүр мәдрәсәләр танытты... Тарихтагы татар дәүләтләренә килгәндә дә, алар барысы да мөселман дәүләтләре буларак билгеле. Бүген дә Татарстан Россиянең мөселман үзәге итеп дан казанды.

Кадерле дин кардәшләр! Раббыбыз татар милләтенә олы дәрәҗә насыйп иткән - мөселман булырга, ислам юлында хезмәт итәргә һәм Россия үзәгенннән торып бөтен тирә-якка динебезнең асыл кыйммәтләрен таратырга язган. Халкыбыз үзенең әнә шушы иң мөһим тәкъдирен онытмаска тиеш. Шул чакта безнең барлык эшләребезгә дә бәрәкәт иңәр, иншәАллаһ.

Аллаһы Тәгалә илебезгә имин-тыныч тормыш бирсен, республикабызны Үзенең киң рәхмәтләреннән калдырмасын, ихлас ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсен! Һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш, ике дөнья бәхете телим", - диелә Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров